оятсызлар аулакта стена в контакте
«Ярты районны әйләнеп чыккач, миңа чамаң калмый шул инде!»
“Яшәп тә куялар соң! Вәт мәхәббәт ичмасам. – дип көрсенеп куйды Сәйфи бакча ягыннан ишетелгән мәче тавышларын тыңлап. – Болар минем ише генә түгел инде”.
Кухня ягыннан хатыны Зәлидә тавыш бирде:
— Тәки тынычлана алмадың. Соң син үзең март ае мәчеләреннән кимме?! Юкка гына Мәче Сәйфи дип йөртмиләр бит сине.
— Ярар, ярар, көлмә. Какуй миңа аларга җитү. Читкә йөрү түгел, синең күңелне дә күреп бетерә алган юк әле.
— Ярты районны әйләнеп чыккач, миңа чамаң калмый шул инде!
— Юкка көнләшәсең, карчык. Эшем шундый бит минем – налугывый инспектор. Йә, әйт әле менә: ирләрнең күпме акча эшләвен мин каян белә алам? Белмәсәң, әйтмим: хатыннарыннан, билгеле.
— Нәрсә, мунчачы Гайфи дә эшмәкәрме?
— Кәнишне! Арканы аның кебек оста уучы, себеркене аннан да шәбрәк пешерүче юк. Шуңа кәттидежләрдәге мунчаларны Гайфидән генә яктыралар.
— Ә син хатыннарының аркасын уасыңмы?
— Юк ла инде. Мунча тәрәзәсе янына килеп, үзара сөйләшкәннәрен генә тыңлап торам. Йә, ярый, вакыт та соң, ятыйк булмаса.
Ул да түгел, аның тавышы бакча ягында ишетелә башлады: “Пөрәс, оятсызлар! Йокыны качырасыз. Барыгыз, аргы очка китеп мыраулагыз. Гайфинең барыбер хатыны юк!”
Утны сүндереп, Сәйфи юрган астына чумды. Бер-ике минут узуга, ачык тәрәзәдән аның хатыны белән күгәрченнәр кебек гөрләшкәне генә ишетелә иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Ах, оятсыз.
Бервакыт мине, «на переподготовку» дип, өч айга армиягә алдылар. Мәскәүдә безнең ишеләрдән команда җыеп, Алтай якларына җибәрделәр. Мине озын буйлы, юан бер тәкәббер майорга беркеттеләр, ул хәзер – начальнигың, ни әйтсә, шуны эшлә, диделәр. Поездда бик озын, ялыктыргыч юлны кем ничек кыскарта бит: кемдер газеталар, калын китаплар укый, күбесе исерткеч белән күңел ача. Минем дә начальнигым миңа күрсәтмичә генә эчеп бара. Тукталышларның берсендә безнең янга утыз яшьләр тирәсендәге бер чибәр кыз керде. Кызу көннәр бит, бик жиңелчә киенгән бу, ә теге майор аңа гел текәлеп карап тора. Мескен кызый бик уңайсызлана, үзен кая куярга да белми. Миңа әллә ниләр әйтә башлады майор, юктан гына кимсетә, ачулана, гел үзенең өстенлеген күрсәтә. Әлбәттә, ачуым килә, тик нишлисең – буйсынырга приказ бирделәр бит. Шулай бара торгач, тоннельгә кереп киттек, кап-караңгы, төн диярсең. Капылт кына бер уй килде башыма. Тиз генә кызның күкрәгенә орындым! Кулны яшен тизлегендә алып куюым булды, ишетәм: чалт – майорның яңагына. Тынычлык, поезд яктылыкка чыга. Минем начальник, кыз үзенә карап барганны яратмады, шуның өчен эләкте, дип уйлады, ахрысы, бик игътибар белән тәрәзәгә текәлде. Бераздан тагын караңгылыкка кереп киттек, мин «чалт» итеп, кулларымны бер-берсенә суктым. Теге мескен, тагын эләгә, дип уйлаган булса кирәк, чыкканда ике кулы белән башын каплаган иде! Без өч ай диярлек бергә булдык. Бервакыт бу майор суга бата язды, өстерәп чыгардым. Ну мине бик мактады инде, гафу ит теге чакны поездда кыланганга, диде. Мин аңа ничек булганын сөйләп биргәч, көлә-көлә, суга бата язганын да онытты теге.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Анализ паблика «Оятсыз Almet 18+» ВКонтакте
Сервис анализирует паблики, группы и события ВКонтакте на основе общедоступной информации. Для открытых сообществ без возрастных ограничений также доступны статистика и рейтинг по общему количеству подписчиков и скорости их прироста.
Укажите ключевое слово для поиска или ссылку на сообщество ВКонтакте для анализа страницы.
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
У сообщества нет огня Прометея
Ждем твои интересные истории. Поделись с нами. А самое сокровенное отправляй в Овер.
1. ⚠️АДМИН ВСЕГДА ПРАВ! ⚠️
🔞Мы оставляем за собой право принимать или исключать участников без публичных объяснений😎
🚫НЕМЕДЛЕННЫЙ БАН🚫, сроком на усмотрение администрации, получите за:
2. Оскорбление администрации, а также необоснованная критика действий администрации группы.
3. Оскорбление и провокация участников.
4. Раскрытия личности автора поста в любом виде (ФИО, фото, ссылки на страницу, фото с лицом и т.д.)
5. Публикация коммерческой рекламы, ссылки на другие группы.
6. Если админ не прав смотри пункт 1
Посты с картинками без подписи не публикуются
Дини егет очрый күрмәсен!
Татар әдипләренең әсәрләрендә сакал-чәчләренә чал кергән хәзрәтләрнең аулакта асрау кызларны кочып, җае чыкканда хәмер дә капкалап йөрүләрен сурәтләгән урыннарны аптырап укый идем. Дини була торып, ничек шундый гамәлләр кылсын инде алар дип уйлап йөргәнемә күп вакыт та узмады әле.
Тик үземнең шундый «фәрештә» дус-танышларым арта барган саен, фикерем үзгәрү ягына авыша башлады. Бүген егетләр белән танышканда дини икәнлекләрен белсәм, әңгәмәне урта бер җирдә өзеп, ераккарак качасым килә.
Мөселманнарны яклап, өстемә ябырылганчы, аңлатып китим әле: ирләр барысы да бер чыбыктан сөрелгән, диләр диюен, тик һәр кагыйдәнең искәрмәсе була бит. Мин ислам кануннары буенча яшәгән кешеләрне бик хөрмәт итәм. Андыйлар күбрәк булса, ихтимал, динебезгә хөрмәт тә артыр иде. Тик изгелек бөртек кенә булып күренгәндә, яман гамәлләр чүпрә кушмасаң да кабара шул. Үзем дә магнит кебек «бер чыбыктан» булган егетләрне тартып китерәм, ахры. Юлымда гел «дини» дигән битлек артына яшеренгән ир затлары очрап, тәмам күңелемне кайтарып бетерделәр инде.
Дини егетләрнең денсезлегеннән иптәш кызга зарланган идем: «Бәт-тәч, картлар кебек сакал сыпырып, мәчеттән мәчеткә генә йөрсеннәрмени? Яшь ич әле алар, безнең кебек үк гап-гади кешеләр. Кешечә яшәүнең ни гөнаһы бар?» – дип пыр туздырды. Анысы шулай шулаен. Тик көндез намаз укып, кич төнге клубта типтергән, тәмәке көйрәткән, күзләрен майландырып, әле бер, әле икенче кызны кочагына алган, шатыр-шотыр сүгенгән «дини» егетләрне аңлый алмыйм инде, хет үтер! Ходай үзе кичерсен, тик намаздагы бер танышым ничә кыз белән «булуын» бәян иткәч, өстәвенә хикәятен колак шиңәрлек сүзләр белән дә «бизәгәч», андый егетләргә йөрәкнең бер читендә чиркану кебек хис дөрли башлады. Менә йөр син ышанып, әүлия дип!
Үзләре фәрештә роленә бик туры килеп бетмәсәләр дә, йөргән кызларына таләпләрне куя беләләр тагын. Ленара исемле танышым дини егет белән очраша башлады. Иманлы, тыйнак кыз, догалар белә, шулай да дингә ныклап кереп китмәгән. Егете барысын да аңлады, мин сине мәҗбүр итмим, кеше дингә үзе килергә тиеш, диде. Шулай матур гына бер-ике ай очрашкач, егет үзгәрә башлады. Ленараның башка ир-атларга бер сүз булса да әйтүен ишетсә, тавыш-гауга куба. Тукталыш сораган иргә җавап биргәне өчен шактый кыздырган иде мескенкәйне. Тубыктан өстәрәк торган итәк, беләзектән югары җиңле кием кияргә ярамый башлады. Югыйсә моңарчы яраган. Ленараның азып-тузып, ярымшәрә йөргәне булмады. Болайга китсә, егетнең тагын нинди таләпләр куячагын чамалавы кыен түгел.
Эчү-тарту, көн саен кыз алыштыру кебек гамәлләре белән мактанган ир затларына исебез дә китми инде хәзер, менә дини егетләрнең мондый «батырлык»лары һаман акылга сыеп бетә алмый әле. Бер апа әйтмешли: «Булса булсын икән ул нормальный мужик, эч пошырып, комганын шалтыратып йөргәнче».
Кызлар, шундый яхшы дини егет белән таныштым, дисәләр, кайтарып бер сүз дә әйтмим, бәхетле булуларын телим. Тик йөрәктәге теге хис эчтән яндыра башлый. Фикеремне көчләп тагарга да, бөтен дини егетләрне бер калыпка салырга да җыенмыйм. Тик хәзер үзем андый «фәрештәләр»не биш метр ераклыктан әйләнеп узам.
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовны мондый кыяфәттә күргәнегез юк әле (ФОТО)
Велокроссчы Гүзәл Универсиадага әзер!
Бүген концерт булмый дигән сүзне Азат күңеленә якын алган
Акча күп булмый
Билетыгыз бармы?
Илдар Гүзәлгә: «Матурым, бу размер ә-әз генә зуррак бугай сиңа. «
Гүзәл һәм Илдарның искитмәле дизайнеры Владимир Ламфадель эш урынында
Гастрольдән кайтуга Марат кияүнең «Хондасы» «Ауди» Q7гә әйләнгән
Здесь рыбы нет!
«Җаным, кил бире. «
Елама, кызым, Гүзәл Уразова тагын бер елдан килер
Сам себе мендәр
Капитан
Кияү-балакай
Кырлай паркында шушындыйрак кешеләрне күрсәгез, Уразова белән Хәкимов дип уйлагыз
Менә шулай гына тота Гүзәл театрны
Туңдырма ашау буенча мастер-класс
Мунча яна калса.
Объект кабул ителде!
Ярый әле Гүзәлне алып китмәгән
Уйнама, Әмир абый, елатасың.
Нишлисез мунча артында, оятсызлар!
Рабочий һәм колхозница
Чукча «әбие» мужик булып чыкты, ди Илдар